Җинаять һәм җәза
10 март 2024, 07:26

Күкәй сатам дип, 28 мең акчасын югалткан

Күрәчәгең булмасын да бит...

Баймакта яшәүче хатын-кыз мошенниклык корбаны булуы турында гариза белән полициягә  мөрәҗәгать иткән. Ханым социаль челтәрләргә үзе асраган тавыклар салган  йомырка сатуы турында игълан урнаштырган. Бу игълан аша   потенциаль сатып алучы элемтәгә чыга. Ул,  ханымның зиһенен  чуалтып, йомырка өчен алдан түләп куям дип алдап, смс-хәбәрдә килгән  кодны әйттергән. Нәтиҗәдә хатынның картасыннан 28 мең сум акчасын салдырып алганнар.

Республикада шәүче тагын ике кеше, алар исеменә кредит рәсмиләштерергә маташучылардан “сакларга” өметләнеп,  акчаларыннан колак каккан.

Мошенниклар үз корбаннарына банк һәм полиция хезмәткәрләре булып кыланып шалтыратканнар.  “Сезнең исемгә кредит алырга телиләр”, – дигәннәр алар телефон аша  үз корбаннарына. “Проблемалар” булмасын өчен, мошенниклар кредит рәсмиләштерергә тәкъдим иткәннәр.

Шулай итеп, Уфада яшәүче хатын банкка 900 мең сум тиеш булып калган, җитмәсә, үзе җыйган 800 мең сум акчасыннан да җилләр искән.

Зубовода яшәүче ирне аферистлар, телефоны экранының съемкасын кабызырга үгетләп,  аннары  банк кушымтасына кереп, 2 миллион сумлык кредит рәсмиләштергәннәр дә бу акчаларны үз исәпләренә күчергәннәр.

Кайчак көн саен сөйләп, язып, күрсәтеп торган өстенә шулай алданучыларга үзләре гаепле диясе килә, ә икенче уйлаганда, күрәчәк булмасын димен. Кыскасы, Аллаһ сакласын... 

Чыганак: bashinform.ru 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас