Җинаять һәм җәза
7 март 2024, 08:44

Бер кызның интим фото-видеолары мошенниклар кулына эләккән

Нинди хурлык! Хакер аны егетенең дустына һәм тагын берничә кешегә җибәргән. 

Бер кызның интим фото-видеолары мошенниклар кулына эләккәнБер кызның интим фото-видеолары мошенниклар кулына эләккән
Бер кызның интим фото-видеолары мошенниклар кулына эләккән

Башкортстанда бер кызның интим фотоларын һәм видеолары интернет аша чит кешеләргә таралгач, полициягә килгән. Ул, кайчандыр элекке егетенә җибәргән интим фото-видеолары мошенниклар кулына эләккән дип, гариза язган.

Компроматлы фото-видеолар кызга бер чит кешедән Телеграм аша килгән. Билгеле булуынча, хакерлар ерак арадан да кеше телефонына кереп, андагы бөтен әйберне дә күреп, төрле фукцияләре белән куллана ала. Бу мошенник та шулай иткән - кызның интим фото-видеоларын табып, 20 мең сум сораган. Әгәр кыз җавапсыз калса, барысы да дус-туганнарына җибәреләчәк дип янаган.

- Миңа уйларга кирәк һәм әле андый акчам да юк дип әйттем. Нәтиҗәдә, мошенник фото һәм видеоны элекке егетемнең дустына һәм тагын ике танышка җибәргән. Нинди хурлык! Бер дустым, мине аңлап, акча биреп торырга ризалашты һәм мин аны шантажистка күчердем, - дигән кыз. Тик мошенник моның белән генә туктамаган һәм тагын акча таләп итә башлаган. Бирмәгән саен кызның танышларына теге фотоларны җибәрүен дәвам иткән.

Түзәрлеге калмагач, кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. 

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас