Россия Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы бүлегенә 69 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең кесә телефонына билгесез номердан шалтыратулары турында сөйләгән.
Шалтыратучылар үзләрен банк хезмәткәрләре дип таныштыралар һәм оешма хезмәткәрләренең берсе аңа кредит рәсмиләштерергә тырыша дип хәбәр итәләр. Алар операцияне туктатуда ярдәм тәкъдим итеп, явыз ниятле кешене табарга вәгъдә бирәләр. Хатын-кызны тәмам ышандырыр өчен банкның шикле хезмәткәре аңа рәсмиләштерелгән кредит гаризасының фотосын җибәрә. Шунда ук үзенең хезмәт таныклыгының фотосын да җибәрә. Гариза бирүче бу хәлгә ышана һәм алдакчыларның күрсәтмәләрен үти башлый.
Шалтыратучылар аңа Стәрлетамак шәһәрендәге банкка барырга кирәклеге турында хәбәр итә һәм аңа шәһәргә кадәр такси заказ итәләр. Әмма аның өй адресын беркем дә сорамый. Мошенниклар бу хатынга үзләренең сөйләшүләре турында беркемгә дә белдертмәскә куша, югыйсә хезмәткәрне тоту буенча «операция» уңышсыз булачак диләр.
Банкка килгәч, зыян күрүче 500 мең сум кредит ала. Шуннан соң аңа мошенниклар шалтыратып, Банктан чыгып, аның янына кеше килүен көтәргә куша. Пенсионер ханым банкта ук әлеге хәлгә шикләнә башлый һәм ни өчен ул үз акчасын кемгәдер бирергә кирәклеген аңламый һәм акчаны үз хисабына кайтарырга карар итә. Аңа билгесез номердан шалтыраткач, зыян күрүче акчаны кире кайтарганы турында хәбәр итә. Шалтыратучы ачулана һәм аның белән тупас сөйләшә башлый. Хатын аны тыңламый һәм телефонын куя. Билгесез номерлардан килгән шалтыратуларга җавап бирми.
Ханым үзенең мошенниклар корбаны булуын һәм акчасын югалтырга мөмкинлеген аңлап ала. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итәргә карар итә. Ә моңа охшаш очраклар бихисап.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: шикле шалтырату килгән очракта, сезгә карата законсыз операция ясау турында әйтелгән очракта, әңгәмәне туктатырга киңәш ителә. Әгәр сезгә телефон аша кредит акчасына инвестицияләр тәкъдим итәләр һәм табышны гарантиялиләр икән, бу, мөгаен, мошенниклар. Уяу булыгыз!