Җинаять һәм җәза
4 март 2024, 04:55

Мошенниклыкның яңа төре чыккан

Бу хакта ишеткән юк иде әле...

 Республика халкын  мошенниклыкның яңа схемасы турында кисәтәләр.  Елгыр мошенниклар аны смартфон экраны трансляциясе аша кыла.

Мошенниклар месенджерда автаркасында банк логотибы сурәтләнгән  аккаунт  ача, бу аккаунт аша мошенник банк хезмәткәре исеменнән шалтырата һәм мобиль банкның кушымтасын күптән түгел генә яңартмадыгызмы (телефоннарда төрле кушымталарны еш кына яңарту  (“обновление” йөкләргә) таләп ителә) дип сорый. Кеше “юк” дип җавапласа, “банк хезмәткәре”, кушымтаны “яңартырга” ярдәм итәчәк икенче белгечтән шалтырату көтегез, ди.

Икенче “хезмәткәр” видеоэлемтә аша шалтырата һәм моны клиентны биометрия буенча идентификацияләү белән аңлата. Соңыннан ул экранны икегә бүлү режимын кабызуны һәм мобиль банк кушымтасына керүне сорый. Әлбәттә, аферистлар моның хәвефсез икәненә ышандыра, чөнки, телефон экраны, имеш, роботка гына күренә, ә банк “хезмәткәре” аны күрмәячәк.

Чынында исә телефон экранын трансляцияләү җианятьчеләргә карта саннарын, исәпләрдәге акчалар күләмен һәм банк җибәргән sms-хәбәрләрдәге махсус кодларны да күрергә мөмкинлек бирә.

Бу һәм башка мәгълүматларны күрә алган мошенниклар клиентның  смартфонындагы шәхси кабинетына кереп, аның акчаларын урлый яисә аларны кешенең үзеннән “хәвефсез” исәпкә күчерттерә ала, дип сөйләделәр БР буенча Эчке эшләр министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас