Мошенниклар Нефтекама шәһәрендә яшәүче гаиләне зур табыш вәгъдә итеп 2 миллион сумнан артык акча бирергә күндерәләр. Ике ай дәвамында зыян күрүчеләр «файдалы проектка» акча кертәләр, әмма керемнәр ала алмыйлар.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама шәһәре бүлегенә балалар бакчасында эшләүче 62 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Аның әйтүенчә, ул интернетта инвестицияләр турында белдерү тапкан. Өстәмә акча эшләү мөмкинлеге белән кызыксынганга ул үзенең телефон номерын сайтта калдыра, аның белән брокерлар элемтәгә чыга. Берникадәр вакыттан соң популяр мессенджерларның берсеннән ир-ат шалтырата һәм үзен инвестиция компаниясе хезмәткәре дип таныштыра, инвестицияләрнең барлык мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйли. Ханым ялган брокер күрсәтмәләре буенча эш итә башлый. Беренче эш итеп алар махсус платформада шәхси кабинет булдыралар. Моның өчен хатын-кыз үзенең паспорт мәгълүматларын һәм телефонына дистанцион керү мөмкинлеген биргән. Барлык финанс операцияләрен белгеч башкарган.
Ханым ай буена бу исәпкә акча салып барган. Мошенник аңа көн саен диярлек шалтыратып акчаларының артуын, дивидентлар баруын сөйләп торган.
Кереме 200 мең сумга "арткач", ханым акчаларны исәптән алырга теләвен әйтә. Әмма брокер аңа поручитель алып килергә куша. 19 яшьлек туганы да мошенникка үзенең паспорт мәгълүматларын, телефоны белән идарә итү хокукын бирә.
Брокер егет акчаларны кире алыр өчен кредит алырга гариза язарга куша. Ул кредит чын булмаячак, дип ышандыра. Шулай итеп, 19 яшьлек егет апасына ярдәм итәм дип 500 мең сум кредит сорап банкка гариза җибәрә.
Брокер туганы 19 яшьлек кенә, яшь дип тагын бер поручитель табуын сорый. Ханым 51 яшьлек тагын бер туганын бу вакыйгаларга җәлеп итеп, 1,5 миллион сум кредит ала.
Шул вакыйгадан соң псевдоброкерлар бәйләнешкә чыкмый башлый. Ханым акчаларның бер тиенен дә кайтара алмый. Керем алам дип, алар банк алдында зур сумма бурычлы булып калганнар.
Әлеге вакытта “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Хөрмәтле гражданнар!
Ашыгыч карарлар кылмагыз! Әгәр сезгә телефоннан кредит алырга мәҗбүр итәләр икән, алар – мошенниклар. Телефон трубкагызны ташлагыз һәм сөйләшмәгез.
Диана Гобәйдуллина, Эчке эшләр министрлыгының БР буенча идарәсе матбугат хезмәте.