Полиция хезмәткәрләре Салават шәһәрендә яшәүче бер кешегә аның әтисенең-Бөек Ватан сугышы ветеранының - урланган сугыш наградаларын табып кайтарган.
Ир кеше әтисенең наградаларын бакча йортында саклаган. Ә йортка шушы көннәрдә эзләнеп карак кергән. Полиция хезмәткәрләре, шик астына алынган кешене эзләп табып кулга алган арада, бур табышының бер өлешен Стәрлетамак шәһәрендә сатып өлгергән.
49 яшьлек рецидивист хәмер эзләп бакча йортларына төшкән. Бер йортта Бөек Ватан сугышы ветераны наградаларын табып кесәсенә салып, шылган. Ул орденнарны сатып мул гына акчаларга ия була алачагын яхшы белгән. Әйткәндәй, бур ул йорттан теләгәнен дә - хәмер - тапкан. Шуның белән акланмакчы, имеш. Ләкин явыз нияте барып чыкмаган. Хәзер бур караклык буенча җинаять эшендә чираттагы тапкыр гаепләнә, дип хәбәр итәләр БР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
"Башинформ" буенча.