Машинасы булган кешеләр: “Автомойка”да машинамны урлап китәрләр”, - дип уйламыйлардыр, шулай бит? Тик шулай да була икән, җәмәгать.
Салават шәһәрендә машиналар юу сервисында эшләүче яшь ир клиентның машинасын алып качкан. Алай гына да түгел, идарәне югалтып, юл читендәге көрткә капланган. Шәһәрнең юл-патруль хезмәте “Лада веста” машинасын Индустриаль урамында көрткә чумган хәлдә күреп ала. Водительдән сораштыру вакытында 30 яшьлек ирнең клиент машинасында... кибеткә тәмәке алырга баруы ачыкланган.
Ирдән алкоголь исе килеп торган. Җитмәсә, аның правасы булмавы да ачыкланган. Административ протокол төзеп торганда дежур частька машинасын урлау турында гариза белән бер ир-ат мөрәҗәгать иткән. Ул клиент булып чыккан. Менә сиңа, мә!
Хәзер каракны Салават шәһәренең вакытлыча тоту изоляторына урнаштырганнар. Анда ул 12 тәүлеккә административ кулга алыначак. Машинаны махсус парковкага урнаштырганнар, ә урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.