Үз баласына алимент түләүдән качып йөрүче әти-әниләр аз түгел. Уфада суд приставлары 33 яшьлек ирне алимент буенча бурычлары җыелган өчен машинасыз калдыра язган.
Автомобилен тартып алганнан соң гына ир 250 мең сумга якын бурычын түләгән. Моңа кадәр ул баласына ярдәм итмәгән, җыелып барган бурычын да түләргә ашыкмаган. Суд приставлары өенә килеп, автотранспортының ПТС, СТС һәм автомобиль ачкычын тартып алгач кына ир "уянган". Ул шунда ук кирәкле сумманы табып, алиментын тулысынча түләгән.
"Әлегә кадәр ул рәсми рәвештә бер җирдә дә эшләмәгән, хәзер ул эшкә урнашырга мәҗбүр булган. Баласына акчаны җибәргәч тә, аңа документлары һәм автомобиль ачкычы кайтарылды", - дип хәбәр иттеләр Русия Федераль иминлек хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.