26 февральдә Белорет районының полиция бүлегенә 82 яшьлек өлкән яшьтәге апа мөрәҗәгать итә. Ул телефон мошенниклары кулыннан зыян күрүен белдерә. Аңа стационар телефонга билгесез кеше шалтыраткан һәм апасының юл-транспорт һәлакәтенә очравын, акча кирәклеген аңлаткан. Акчаны ашыгыч рәвештә курьер аша тапшырырга кирәклеген хәбәр иткән. Пенсионер моны алдау дип уйламый - явыз ниятле кешеләр белән аралашуын дәвам итә һәм 240 мең сумга якын акчасын бирергә ризалаша. Тиздән аның өенә яшь ир килә һәм акча салынган пакетны алып китә. Шуннан соң гына хатын апасына шалтыратырга ниятли. Баксаң, тегесенең хәле бик яхшы икән.
Ә телефон аферистлары моның белән генә туктамый. Алар хатыннан тагын да күбрәк акча алырга тырышалар һәм... 500 мең сум таләп итәләр. Хатын аларга кирәкле сумма өйдә юк, ә банк ярты миллион сумны иртәгә генә бирә ала дип әйтә. Икенче көнне ул курьерны көтеп тора, полиция хезмәткәрләрен алдан ук очрашу турында кисәтә.
Курьер озак көттермәгән. Полицейскийлар аны акча муляжын тапшырган вакытта тоткарлый.
Элек хөкем ителгән 25 яшьлек яшь ир интернетта өстәмә эш тапканын аңлаткан. Аның бурычы корбаннардан акча килеп алу булган. Курьер кешеләрдән алдап алган суммадан үзенә процент алган, ә калган сумманы «эш бирүчегә» бирә торган булган.
Гүзәл Дронова, Русия Эчке эшләр министрлыгының Белорет районы буенча бүлеге.