Җинаять һәм җәза
28 февраль 2024, 18:58

700 мең акчасын һәм фатирын мошенникларга биргән

Шундый хәлгә калмыйм дисәгез, чит номерларны алмагыз, таныш булмаган кешеләр белән телефоннан сөйләшмәгез! 

700 мең акчасын һәм фатирын мошенникларга биргән700 мең акчасын һәм фатирын мошенникларга биргән
700 мең акчасын һәм фатирын мошенникларга биргән

Мошенникларга ышанып, Башкортстанда яшәүче бер ханым акчасыз һәм йортсыз калган.

Благовещен районында 67 яшьлек бер хатын-кыз алдануы турында полициягә килеп гариза язган.

Аны аферистлар беренче тапкыр гына кәкре каенга терәмәгән икән. Узган ел пенсионер алардан югалтуларсыз котыла алган, ә менә бу юлы мошенниклар хәйләкәррәк бүлып чыккан.

Мошенниклар беренче тапкыр аңа 2023 ел ахырында шалтыратканнар. Билгесез кешеләр үзләрен банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырганнар. Кемдер аның исеменә кредитлар рәсмиләштергәнен хәбәр иткәннәр һәм бу операцияләрне туктатырга ярдәм итәбез, дигәннәр.

Олы яшьтәге ханым бу хәл турында кызына сөйләгән. Ул әнисе мошенниклар белән сөйләшкәнен аңлаган һәм аңа ялган белгечләр белән бүтән аралашмаска киңәш иткән. Шулай итеп, ул вакытта бу ханым бәладән котылып кала алган.

Явыз ниятле кешеләр беренче тапкыр пенсионерның ышанычын яулый алмагач, әле тагын бәхетләрен сынап карарга уйлаганнар, күрәсең. Алдау схемасы шул ук калган. Мошенниклар зыян күрүчегә билгесез кешеләр аның исеменә 12 кредит рәсмиләштерүе турында хәбәр иткән. Алардан котылу өчен акчаны «резерв» счетка күчерергә кушканнар. Ханым картасында булган 700 мең сум акчасын җибәрергә ризалашкан. Ә тегеләр бу акча җитми дигәннәр.

Бер ай дәвамында хатын белән телефоннан сөйләшеп, аны үзе яшәгән фатирын сатарга күндергәннәр. Зыян күрүче риелторлар аша фатирын саткач, бу акчаны явыз ниятле кешеләр "хәвефсез" счетка күчерергә киңәш иткән, аннан соң шул акчага кабат үзеңә торак сатып алырсың, дигәннәр.

Бу ханым акчасыз һәм йортсыз торып калгач кына аферистлар корбаны булуын аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.

 Русия Эчке эшләр министрлыгының Благовещен районы буенча бүлеге тарафыннан РФ ҖК 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас