Стәрлетамакның суд приставлары 40 яшьлек Олег Ф.ны 9 яшьлек баласын карауга акча түләмәгәне өчен эзлиләр. Аның алиментлар буенча җыелган бурычы 1 млн сум тәшкил итә, дип хәбәр иттеләр төбәк ведомствосында.
Башкарма производство кузгатылган. Бурычлы кешегә Русиядән читкә чыгу хокукын чикләннәр. Ир-ат Мәскәү территориясендә яшеренә дип фаразлана.
“Стәрлетамак кешесенең суд приставлары хезмәтенә килмәве, озак вакыт качып йөрүе һәм соңгы яшәү урынында аны тапмаулары сәбәпле, Русия Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча Баш идарәсе башлангычы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән. Әлеге гражданиннның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булганнарның барысын да суд приставлары хезмәтенең дежур частена 8 (917) 456-53-74, 8 (347) 320-88-78 телефоннар аша хәбәр итүне үтенәбез”, — диләр ведомствода.
Чыганак: bashinform.ru