Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанда булган вакыйга буенча җинаять эше кузгатырга күрсәтмә бирде. Социаль челтәрләрдә Ишембай районында бер ирнең дүрт ел буена 14 яшьлек үги улын җәфалап яшәве турында хәбәр чыккан иде. Ир малайның җенес әгъзаларына тибеп кыйнаган. Соңгы кыйнавында малайның каны ага башлый. Ул туганнарына барып ярдәм сорарга өлгерә.
Ханым полициягә гариза язган. Әлеге вакытта тикшерү эше башланган, Александр Бастрыкин Башкортстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе Владимир Архангельскийга үткәрелгән тикшерү буенча хисап тотарга кушкан.
Чыганак: bashinform.ru