Бишбүләк районара суды 66 яшьлек иргә карата җинаять эшен караган. Ул 14 яше тулмаган 4 кыз баланың (7-9 яшьлекләр) җенси кагылгысызлыкларына каршы авыр җинаять кылуда гаепләнелә. Ир “җенси характердагы көчләү гамәлләре” маддәсе буенча 11 эпизод кылуда гаепләнелә. Конкрет нишләгәнлеге әйтелми.
Гаепләнүче гаебен танымаган. Суд аңа җинаятьләр җыелмасы буенча, җәзаларны өлешчә кушу юлы белән, 1 ел 10 айга иреген чикләү рәвешендә өстәмә җәза белән каты режимлы төзәтү колониясендә 15 ел төрмә җәзасы билгеләгән.
Пенсионерны суд залында кулга алганнар. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.
Чыганак: bashinform.ru