Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегенең дежур частенә 61 яшьлек ир алдану турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Эш шунда - үткән ел ахырында шәхси охоана предприятиеләренең берсендә эшләүче ир, өстәмә акча эшләргә теләп, күп миллионлы бурычларга баткан. Сайтларның берсендә ул акча эшләргә теләве турында заявка калдырган. Тиздән аңа “инвестор” шалтыраткан.
Шалтыратучы инвестицияләрнең мөмкинлекләре, өстенлекләре турында сөйләгән, ирне кызыксындырган. Шалтыратучы җитәкчелегендә ир 8 (!!!) миллион сумнан артык кредит рәсмиләштергән! Ул акчаларны ир «инвестиция счетына» күчергән. Әмма ул акчаларны кире ала алмаган. “Инвестиция аналитигы” да югалган...
Бу хәлләрдән соң зыян күрүче ир интернет киңлекләреннән “белгеч” табып, акчаларын кире кайтарырга нитләгән. Эзли торгач, белдерү буенча тиз арада “юрист” та тапкан. Үзенең проблемасын сөйләп биргән. “Юрист” ярдәм итәргә вәгъдә иткән...
Ир аның хезмәтләре өчен 3 миллион сум акча түләгән. Ике атна дәвамында ялган юрист ирне барлык кирәкле документларны әзерләвенә ышандыра. Әмма соңрак аның алдашуы билгеле була.
Һинд кинолары читтә торсын, дуслар. Дөресрәге, Ходай сакласын.
Хәзер алдау факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.