БР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Уфа полициясенә 65 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән. Ул мессенджерларның берсендә билгесез абоненттан хәбәр алуын сөйләгән. Мессенджерда язган ханым үзен әлеге пенсионер хатын берничә ел элек эшләгән көллиятнең директоры дип таныштырган. Ул оешмада шәхси мәгълүматлар таралуын хәбәр иткән һәм пенсионер хатынга тиздән хокук саклау һәм банк хезмәткәрләре шалтыратачак, дигән.
Күп тә үтми пенсионер хатынга чыннан да шалтыратканнар. Ялган белгечләр кемдер аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташа, дип сөйләгән. Бу операцияләрне булдырмас өчен алар хатынга банклар офисларына барып, кредит рәсмиләштереп, акчаларны махсус исәпкә күчерергә кирәк, дигәннәр. Шулай иткәндә, кредитлар ябылачак, дип вәгъдә иткәннәр.
Мошенникларга ышанган уфалы ханым алар күрсәтмәләре буенча эш иткән. Ул берничә банкта займнар рәсмиләштергән һәм шалтыратучылар хәвефсез дип вәгъдә иткән исәпкә бер миллионнан артык акча күчергән.
Бу хәлдән соң пенсионер хатын өенә кайткан да барын да кызына сөйләп биргән. Үзара фикер алышкач, алар колледж директорына шалтыраткан. Баксаң, аның аккаунтын җинаятьчеләр җимергәннәр икән, ә мессенджердагы хәбәр ялган булып чыккан.
“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Бер сорау борчый мине: аңлатып, язып, сөйләп торган өстенә тагын ничә йөз (мең? дистә мең?) кеше мошенниклар тозагына эләгер икән? Ярар әле җыйган акчаңны гына биреп котылсаң, кем әйтмешли “чурт с ним”, ә бит күпме кеше кредит алып, соңыннан аны еллар буе түләргә мәҗбүр. Банклар бит болай гына акча бүләк итми...
Чыганак: bashinform.ru