Башкортстанда ике студент наркотикларның законсыз әйләнешендә шикләнелә. Аларны полиция хезмәткәрләре "Наркозаслон" операциясе вакытында кулга алган.
Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Уфа урамнарының берсендә полиция хезмәткәрләре ике егетнең җирдән нәрсәдер эзләнеп торганнарын күреп калган. Алар янына килә башлагач, яшьләрнең берсе торып качкан. Тик ерак китә алмаган, тотканнар.
Икесен дә полиция бүлегенә тикшерү өчен алып килгәннәр. 22 һәм 23 яшьлек егетләр Уфаның югары уку йортларының берсендә укып йөргәннәр. Киемнәрен тентегәндә 23 яшьлегенең кесәсеннән кечкенә төргәк табылган, эчендә порошокка охшаган билгесез матдә булган, ул тартып алынган. Тикшерү нәтиҗәсендә ул порошокның составында наркотик матдә булуы ачыкланган.
Тоткарланган кешегә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 6.8 маддәсе буенча «Наркотик һәм психотроп матдәләрнең яки аларның аналогларының законсыз әйләнеше, законсыз сатып алу, саклау, ташу» административ протоколы төзелгән.
Фото: lipetskmedia.ru