Җинаять һәм җәза
25 Февраля 2024, 12:21

Ике көн эчендә Башкортстанда 60 исерек шофёр тотылган

Эчкәнсең икән, руль артына утырма! 

Ике көн эчендә Башкортстанда 60 исерек шофёр тотылганИке көн эчендә Башкортстанда 60 исерек шофёр тотылган
Ике көн эчендә Башкортстанда 60 исерек шофёр тотылган

Башкортстанда ике көн эчендә автоинспекторлар исерек килеш руль артына утырган өчен 60тан артык водительгә штраф салган. Өчесе исерек хәлдә беренчегә генә тотылмаган.

«Аек шофёр» профилактик рейдлар нәтиҗәләре турында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Күмертау шәһәре урамында автоинспекторлар "ямьсез" йөрүче «Лада Нива» автомобиленә игътибар иткәннәр. Полиция хезмәткәрләре бу шоферны туктаткан.

Сөйләшкән вакытта аның исерек булуын сизгәннәр. Тикшерү үткәрү нәтиҗәсендә организмында 0,992 мг/л алкоголь барлыгын күрсәткән. Тик шофёр мондый нәтиҗә белән ризалашмаган. Шуннан аңа медицина учреждениесенә барып тикшерү үтәргә тәкъдим ителгән. Анда да прибор ирнең эчкән булуын раслаган.

Машина йөртүче РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше (исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү) буенча административ җаваплылыкка тартылган. Автомобилен махсус парковкага алып киткәннәр.

Иргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук 30 мең сум күләмендә штраф яный.

Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утыручы машина йөртүчеләр үзләрен генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең дә гомерен хәвеф астына куя. Шуны аңламыйлар шул.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас