Җинаять һәм җәза
24 февраль 2024, 15:14

“Якын кешегез юл һәлакәтенә эләкте”

Үз башына эш тапкан.

“Якын кешегез юл һәлакәтенә эләкте”“Якын кешегез юл һәлакәтенә эләкте”
“Якын кешегез юл һәлакәтенә эләкте”

Үз башына эш тапкан.

 

Октябрьский шәһәре Эчке эшләр бүлекчәсенә 77 яшьлек хатын-кыздан 300 сум акчасы югалу турында хәбәр килгән. Мошенниклар пенсионер ханымның кызы булып алдап сөйләшкәннәр һәм телефон аша аның гаебе белән юл һәлакәтендә кешеләр зыян күрде, аларны дәваларга акча кирәк, дип ялганлаганнар.

Хокук саклау органы хезмәткәрләре ул адәмнең кем булуын ачыклаганнар һәм мошенниклыкта шикләнелүче 29 яшьлек курьер кулга алынган.

 “Якын кешегез юл һәлакәтенә эләкте”, – дигән алдау схемасы буенча эшләүче алдакчы ир бу эшне интернеттан таптым дип белдерә.

Ул аңлатканча, кешеләрдән акча алып, аны банкомат аша озата барырга тиеш булган. Имеш, ул җинаятьчелеккә җәлеп ителүе турында уена да кертмәгән, артыгын белешмәгән. Аңа акчадан тыш, пакет белән әйберләр бирүләре дә һич кыен хәлгә куймаган.

Ир-егет әйтелгән адрес буенча барып, хатын-кыздан 300 000 мең сумнан артыграк акчаны алган һәм күрсәтелгән банк исәбенә күчергән. Урланган акчаның бер өлешен полицейскийлар кайтарып ала алган. Әлеге вакытта хокук органнары ул ирнең башка төбәкләрдә шундый җинаять эшләрендә катнашлыгы булу-булмавын ачыклый, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Менә шулай җиңел акча эшләүчеләр үз башына эш табып тора.

Фото: smartik.ru

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас