Җинаять һәм җәза
22 февраль 2024, 07:30

Ялган брокерга 3 миллион сум акча җибәргән

Кайчан алданудан туктарбыз соң, ә?

Ялган брокерга 3 миллион сум акча җибәргәнЯлган брокерга 3 миллион сум акча җибәргән
Ялган брокерга 3 миллион сум акча җибәргән

Республикада яшәүчеләр арасында алданучылар, акчаларын мошенникларга бүләк итүчеләр һаман очрап тора.  

   Күгәрчен районында 39 яшьлек хатын ялган брокерларга 3 миллион сум акчасын бүләк иткән. Хатынга билгесез кеше шалтыратып, үзен зур гына инвестиция компаниясе хезмәткәре итеп таныштырган. “Инвестицияләрдә акча эшлисегез килмиме?” дип сораган.

   Хатын ни, ризалашкан. Кредитка 3 миллион сум алган да, ялган брокерга озаткан. Ә “эксперт” элемтәгә чыкмый башлагач, хатын үзенең мошенник тозагына кабуын аңлаган. Һәм полициягә йөгергән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас