Башкортстанда яшәүче хатын мошенниклар тозагына эләккән. Ул 15 (!) елга якын җыйган 5 миллион сум акчасыннан колак каккан. Полициягә белем бирү учреждениесендә эшләгән 73 яшьлек ханым мөрәҗәгать иткән. Хатын сөйләвенчә, аңа мессенджерда билгесез номердан хәбәр килгән. Ул адәм үзен ханым эшләгән көллиятнең директоры дип танышырган. Гариза язучы хатын “колледж директоры” белән таныш булмаган (!), әмма мессенджерда язылган исем һәм фотосурәткә аңарда ышаныч хисе тудырган.
Сезнең белән тиздән банк һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре элемтәгә чыгачак, дип кисәтә ул ханымны. Хатын ышана һәм аңа шалтыраткан ялган бегечләр белән аралаша башлый. Бу “белгечләр” аңа банк исәбендә сәер операцияләр турында хәбәр итә һәм акчаларны саклап калуда ярдәм тәкъдим итә. Аферистлар хатынга банк вкладларындагы барлык акчаларын салдырып алып ышанычлы, хәвефсез исәпкә күчерүен үтенә. Мошенниклар кушуы буенча хатын банк хезмәткәрләрен алдаган һәм акчаларын салдыруның чын максатларын әйтмәгән.
Биш көн эчендә уфалы ханым төрле банкоматлар аша акчаларын “хәвефсез исәпләргә” салган. Аны узгынчылар, банк хезмәткәрләре, полиция (!!) кисәткән, әмма беркем туктата алмаган. Нәтиҗәдә аның 15 елга якын җыйган 5 миллион сум акчасы мошенниклар кулына эләккән.
“Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: bashinform.ru
Башка бер сүз дә әйтеп булмый инде...