Җинаять һәм җәза
21 февраль 2024, 15:00

Әнвәр Нургалиевның туганы Диана Сәфәрова үлемендә гаепле иргә хөкем карары чыгарылды

Фаҗига былтыр 9 майда Чишмә поселогында теркәлде. 

ufa.aif.ruufa.aif.ru
Фото:ufa.aif.ru

Чишмә район суды  Башкортстанның халык җырчысы Әнвәр Нургалиевның апасының кызы Диана Сәфәрова һәлак булган авариядә  гаепле  ир-атка хөкем карары чыгарды. БР прокуратурасы мәгълүматы буенча, аны гаепле дип тапканнар. Арытаба  7 ел гомерен ул  колония-поселениедә үткәрергә тиеш булачак. Моннан тыш, ул 3 елга  транспорт чаралары йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән. Каза күрүчеләр файдасына ул биш миллион сум  күләмдә мораль зыян түләргә тиеш. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

Исегезгә төшерәбез,  җинаятьтә гаепләнүче ир-ат 2023 елның 9 маенда исерек килеш “Тойота Камри” машинасы руленә утыра. Ул Чишмә бистәсендәге Революция урамыннан зур тизлектә бара. Алдагы машинаны узганда тиешле дистанцияне сакламый. Шул сәбәпле 32 яшьлек Диана Сәфәрова идарә иткән “Хонда Цивик” машинасы баганага бәрелә. Диана шунда ук җан бирә. Авариядә гаепләнүче һәлакәт урыныннан кача. Мәрхүмәнең 3 баласы ятим калды. Аларны Диананың әнисе белән әтисе опекага алды. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас