Русия Эчке эшләр министрлыгының Ишембай районы бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту төркеме хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелгән кешене кулга алган.
Ир 1988 елгы, элек тә хөкем ителгән булган. Ул үзенең танышына биш грамм каннабис сатканда тотылган. Шикләнелүченең өендә тагын 2 килограмм марихуана табылган һәм аның тагын әллә ничә төрле наркотик үләннәрнең орлыкларын сатып алуы билгеле. Өендә шкафлардан тартмалар ясап, шуларны чәчеп үстергән. Полиция хезмәткәрләре тагын 20ләп савытта үсеп утыручы үләннәр алып чыккан. Каннабис һәм гашиш үрчетү өчен йорт хуҗасы тагын берничә чүлмәк әзерләп куйган булган.
Шикләнелүче үсемлекләрне бары тик үзе өчен генә үстердем дигән, әмма өендә табылган үләннәргә, әйберләргә күз салганда, моның алай гына түгеллеген күрсәтә. Тентү барышында фатирда күп кенә пакетлар, үлчәгеч, марихуана орлыклары һәм 300 мең сумга якын акча табылган.
Шикләнелүчене кулга алганнар. Наркотик матдәләр сату факты буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Наркомания җәмгыятебездә бер дә бетми торган бер чир инде. Аңа каршы көрәшү өчен җәзаларны катгыйландыру нәтиҗәле булмас идеме икән, дигән сорау да туа. Тик бездә болай да наркотиклар өчен 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү кертелгән, бу срок та аз түгел бит инде. Шул яман чир ятьмәсенә эләгүчеләрне, зур акча өчен алданып, наркотик үстерүчеләрне җәмгыятебездә бөтенләй юк итә алмасак та, аларны киметү өчен без дә тырышырга тиеш. Мәсәлән, алар турында ишеттең, күрдең икән, читтә торып калмаска, ә шунда ук кирәкле органнарга хәбәр итәргә. Полиция эше генә түгел ул, бергә көрәшкәндә генә җиңеп була.
Фото: БР буенча Эчке эшләр министрлыгы.