Җинаять һәм җәза
19 февраль 2024, 06:05

Судьяны эшеннән алганнар

Башкортстанда кеше кылган җинаять өчен 13 ел нахакка төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 31 миллион сум компенсаця түләргә дип карар чыгарган судьяны эшеннән алганнар.

Судьяны эшеннән алганнарСудьяны эшеннән алганнар
Судьяны эшеннән алганнар

Башкортстанда кеше кылган җинаять өчен 13 ел нахакка төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка 31 миллион сум компенсаця түләргә дип карар чыгарган судьяны эшеннән алганнар.

Илдар Сәйфуллин исемле судья бу карарны былтыр сентябрь аенда чыгарган булган. Ул Башкортстан Республикасының финанс министрлыгына 86 яшьлек Фәтхулла Исхаковка 31,6 миллион сум компенсация түләргә куша. Декабрь аенда Югары суд бу компенсация хакын 2 миллион сумга калдыра. Соңрак судьяның отставкага китүе билгеле була.

 Ачыклануынча, бу карарны чыгарганнан соң судьяга берничә тикшерү билгеләнә. Нәтиҗәдә, судьяларның квалификация коллегиясе аны вазыйфаларыннан һәм алтынчы квалификация классыннан мәхрүм итә.

Чыганак: Честно говоря.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас