Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин үзенең “ВКонтакте”дагы сәхифәсендә аферистлар булдырган фейк аккаунт турында хәбәр иткән.
“Билгесез адәмнәр Телеграм-каналда минем исемнән хәбәрләр тарата. Анда хокук саклау органнарыннан, югары торган предприятиедән яисә дәүләт ведомствосыннан куратор алар (хәбәр алган кешеләр. – Авт.) белән элемтәгә чыгачак, дип язылган. Әгәр сез яисә сезнең якыннарыгыз моңа охшаш хәбәрләр алгансыз икән, берүк провокацияләргә җавап бирмәгез. Мондый очракларда хәбәр җибәрүчене кат-кат тикшерергә шәхси һәм башка мәгълүматларны ачмаска кирәк,” – дип кисәтә муниципалитет башлыгы.
Әйткәндәй, декабрьдә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган очрашуда БР буенча Эчке эшләр министрлыгының эчке хезмәт генерал-майоры Евгений Полтавец аферистлардан акчаларны саклар өчен бердәнбер дөрес киңәш биргән иде:
“Телефоннан сезгә тикшерүче, полицейскиq яисә ФСБ хезмәткәре шалтыратуын ишетсәгез, аралашуны өзегез. Телефоннарыгызны сүндереп куегыз! Бу киңәшне һәркемгә җиткерегез! Аралашу процессын башлап тору кирәкми. Кирәкми! Полиция хезмәткәре сезгә шалтыратып утырмый, сезнең акчаларыгызны башка исәпкә күчерүдән саклау аның бурычына керми. Аларның бурычлары башка. Үзәк банк вәкилләре белән дә шул ук хәл. Сез чынлап та Үзәк банк хезмәткәре һәр РФ гражданинының исәпләрен тикшереп утыра дип уйлыйсызмы? Бүгенге көндә моңа охшаш очракларда бердәнбер киңәш – шалтыратуны өзеп, телефонның кызыл төймәсенә басарга. Аралашып тормыйча”, – дип ассызыклаган иде генерал-майор Евгений Полтавец.
Әйткәндәй, Башкортстан халкы тәүлек саен мошенникларга 6 миллионга якнын акча күчерә, ди. Күз алдыгызга китерәсезме? 6 миллион сум!
Бу акчалар Украина исәпләренә китеп, көн саен гомерләре кыл өстендәге ирләребез, әтиләребез, абый-энеләребез, улларыбыз, сөйгәннәребезгә каршы коралга әверелә дисәк, күпләребез ялгыш адымнан тукталып калыр, бәлки? Күрүебезчә, мошенникларның схемалары үзгәреп тора, һәрвакыт уяу һәм игътибарлы булу кирәк.
Чыганак: bashinform.ru