Җинаять һәм җәза
19 февраль 2024, 15:15

Көнчел ир кунагына чүкеч белән селтәнгән...

Ике ир һәм бер хатынның табын корып утыруы яхшы тәмамланмый инде ул, җәмәгать.

Көнчел ир кунагына чүкеч белән селтәнгән...Көнчел ир кунагына чүкеч белән селтәнгән...
Көнчел ир кунагына чүкеч белән селтәнгән...

Белоретта 59 яшьлек ир танышын үтерүдә гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 17 гыйнвар кичендә гаепләнүче үз өендә табын оештырган. Кунак итеп танышын чакырган. Аннары ул эшкә киткән, ләкин хатынын теге ирдән көнләшеп, кире кайткан. Кайтса, кунак беркая да китмәгән, сыйланып утырган. Ирләр арасында низаг килеп чыккан, алар сугыша ук башлаганнар.

 Хуҗа кеше кызганнан-кыза барып, 38 яшьлек кунакның башына  чүкеч белән берничә тапкыр суккан, ә аннан соң аны фатирдан куып чыгарып, үзе эшенә киткән. Кыйналган ир алган тән җәрәхәтләреннән ике атнадан соң хастаханәдә вафат булган.

Хәзер бу эшне тикшерү башланган. Аның суд белән тәмамланасы көн кебек ачык.

Чыганак: Башинформ.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас