Җинаять һәм җәза
19 февраль 2024, 05:21

Өендә наркотик ясаган

Белорет районында наркотик ясаучының җинаять эше судка китте.  

Өендә наркотик ясаганӨендә наркотик ясаган
Өендә наркотик ясаган

 

Былтыр сентябрь аенда Белорет полицейскилары Блюхер урамында 44 яшьлек ирне кулга алган. Аның үзе белән бер шешә сыеклыгы булган. Үзе аңлатуынча, бу – мәк саламы экстракты, аны наркотик эшләгәндә кулланалар.

Кулга алынгач ир үзенең инде күп еллар наркоман булуы турында сөйләгән. Тикшерүләр бу сыекчаның чынлап та, ир сөйләгәнчә, наркотик ясау өчен мәк саламы экстракты булуын күрсәткән.

Җинаять эшен тикшерү тәмамланган, хәзер суд көтәләр.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас