Уфаның Октябрь районы суды элекке полиция хезмәткәренә карата “ришвәт алу” маддәсе буенча кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. БР Прокуратурасы мәгълүматы буенча, ир-ат, Эчке эшләр министрлыгының Уфа буенча идарәсендә оператив дежурный булып эшләгән дәвердә, 2017 елның августыннан алып 2018 елның март аена кадәр ритуаль агентка шәһәр территориясендә теркәлгән үлем очраклары турында хәбәр итеп барган.
Үлем очраклары турында һәм мәрхүмнәрнең адресларын хәбәр итеп барганы өчен ул 190 мең сумнан күбрәк акчалата бүләк алган. Аның бу хокуксыз гамәлләрен БР буенча Эчке эшләр министрлыгының үз хәвефсезлек бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган.
Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа хокук саклау органнарында вазифа биләү хокукыннан өч елга мәхрүм итеп, 2 млн сум күләмендә штраф билгеләгән.
Чыганак: bashinform.ru