Уфа районы прокуратурасы “Башкирская” кошчылык фабрикасы акционерлар җәмгыяте операторына карата “Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.
Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2023 елның апрелендә подряд оешмасының слесаре цехларның берсендә йомырка җыючы тасмалы транспортерны ремонтлаган. Транспортер автомат режимнан кул белән идарә итүгә күчерелә. Эшне тәмамлап тормый слесарь чыгып киткән. Шул вакытта гаепләнүче ханым аппаратны яңадан автомат режимга күчереп куя һәм ул да бинадан чыгып китә.
Нәтиҗәдә, бер хезмәткәрне механизм “тартып алган”... Алган яралардан ул шунда вафат булган.
Гаепләнүче ханым үз гаебен өлешчә таныган. Җинаять эше Уфа район судына карау өчен җибәрелгән.
Фото: bigdutchman.com