Җинаять һәм җәза
16 февраль 2024, 05:36

Эшкә йөрмәс өчен “больничный” сатып алган

Тик ул кыйммәткә төшкән, ахры...

Баймак район суды җирле хатын-кызга карата “Ришвәтчелек” һәм “Ялган документ сатып алу һәм куллану” маддәләре буенча җинаять эше буенча хөкем чыгарган.

БР Прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 2022 елның сентябрендә хатын-кыз җирле хастаханә табибына өч мең сумга эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштерүне сорап мөрәҗәгать итә. Акча алгач, медицина хезмәткәре программага аның сәламәтлеге турында ялган мәгълүмат кертә, алар эш бирүчегә җибәрелә. Ялган документ нигезендә хезмәткәргә вакытлыча эштән азат итү белән отпуск бирелә.

Гаепләнүче үз гаебен таныган. Суд аңа 1 ел 4 ай иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгән. Ришвәт алучыга карата җинаять эше хәзерге вакытта судта карала.

Эшкә йөрмәс өчен алынган “больничный” кыйммәткә төшкән бит, ай-һай... 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас