Киров районы буенча Тикшерү бүлеге 32 яшьлек уфалыга карата “үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять кылуында гаепләү белдерде. Ведомствода хәбәр итүләренчә, 7 февраль көнне бер фатирны арендалап торган ике ир-ат кәеф-сафа корган. Шактый исереп алган уфалы 32 яшьлек фатирдашына тавышлануың аркасында сиңа күршеләр зарлана дип, котырына башлаган.
“Котырынган фатирдашыннан котылыр өчен ир тышка чыккан, әмма дустын бу кыздырган гына. Шуңа ул, пычак тотып, тиргәнә-тиргәнә ир артыннан чыккан. Сүзе беткәч, уфалы берничә тапкыр фатирдашының муенына һәм корсагына пычак белән чәнечкән. Актив рәвештә көрәшүе һәм вакытында дәваханәгә илтү аркасында ир исән калган.
Гаепләнүче гаебен таныды. Аның белән беренчел тикшерү эксперименты үткәрелде, суд-медицина экспертизалары комплексы билгеләнде, ул сак астына алынды”, – диләр БР буенча Тикшерү комитетында.
Чыганак: bashinform.ru