Җинаять һәм җәза
15 февраль 2024, 06:54

Машина тәрәзәсеннән фейерверклар атканнар (ВИДЕО)

Яшьләр ничек күңел ачарга белми...

Видеодан скриншот.Видеодан скриншот.
Фото:Видеодан скриншот.

Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк үзенең Телеграм-каналында Уфада чираттагы дрифтерны җаваплылыкка тарттыру турында хәбәр итте.

Шәһәр үзәгендә,  төгәлрәк әйткәндә, Дуслык Монументы районында иномаркадагы бер экстремал,  хәрәкәт иткәндә аварияле хәлләр тудырып, маневрлар ясаган, светофорның тыелган сигналына үтеп киткән. Ул гына түгел, бу маневрлар вакытында иномаркадагы пассажирлар машина тәрәзәсеннән фейерверклар атканнар.

“Боларның барысын да машина йөртүченең танышы видеога төшергән, соңрак видео  мессенджерларның берсендә урнаштырылган. Машина  йөртүче  юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозганы өчен җаваплылыктан качу максатында транспортының номерларын яшергән һәм видео астына  полигонда төшерелгән, дип язып куйган. Моңа карамастан,  дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре аның шәхесен ачыклаган”, – дип хәбәр итә Ирина Волк.

24 яшьлек иномарка хуҗасын  3нче санлы полиция бүлегенә алып килгәннәр. Аңа карата административ хокук бозу турында протоколлар төзелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас