Туймазы шәһәрендә 12 февраль көнне Ленин проспектында урнашкан кибеткә 31 һәм 51 яшьлек ир-атлар керә. Алар киштәдән сыра ала да, түләмичә чыгып китә. Сатучы хатын, товар өчен түләүләрен таләп итеп, ирләр артыннан урамга йөгереп чыга. Шул вакыт ирләрнең берсе хатынга кулындагы шешә белән кизәнә, әмма аның кулын урамнан үтеп барган 14 яшьлек укучы Константин Костромитин тотып кала.
“Туймазы хәбәрләре” басмасы хәбәр итүенчә, сатучы ханым ирнең кулыннан сыра шешәсен тартып ала һәм кибеткә кереп китә. Исерек ирләр исә үсмерне кыйный башлый, малай егылгач, типкәлиләр. Кибетнең сатып алучылары малайны кыйнаучылар кулыннан йолып ала. Кыйнаган вакытта үсмернең кесәсеннән телефоны төшеп кала. Һөҗүм итүче ирләр гаджетны ала һәм кача.
Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы буенча тикшерү бүлеге начальнигы урынбасары Ирина Давыдова сүзләренчә, бу ирләрне шул ук көнне тоткарлаганнар. Алар икесе дә хөкем ителгән булган: берсе – караклык, икенчесе – наркотикларның законсыз әйләнеше өчен. Җинаять эше кузгатылган.
Костя 1нче санлы мәктәп-интернатта 8 сыйныфта укый. Үзе Дуслык авылыннан. Ул көнне Константин мәтәптән вокзалга юлланган, чөнки ул укырга автобуста йөри.
“Урамнан китеп барганда кычкырган тавышлар ишеттем һәм ике ир-ат белән бер хатынны күрдем. Ирләрнең берсе аңа кулындагы шешә белән кизәнде, мин автомат рәвештә аның кулын тотып калдым, хатын-кызларга кул күтәрергә ярамый бит. Мин хәтта спорт белән дә шөгыльләнмим. Гитарада уйныйм, “Лидер” яшьләр клубында волонтерлык белән шөгыльләнәм”, - ди Костя үзенең кылыгы турында.
Үсмернең әнисе Светлана Фәргать кызы тәнендәге кара янган һәм сыдырылган урыннарны исәпкә алмаганда, улының җитди җәрәхәтләнмәвен хәбәр итә: “Ул шундый мәрхәмәтле һәм гадел. Бу очрак турында белгәч, мин гаҗәпләнмәдем дә”.
Чыганак: bashinform.ru