Җинаять һәм җәза
13 февраль 2024, 09:13

Егетнең чәчен... баш тиресе белән бергә салдырганнар

Җинаятьчеләргә суд булган.

Егетнең чәчен... баш тиресе белән бергә салдырганнарЕгетнең чәчен... баш тиресе белән бергә салдырганнар
Егетнең чәчен... баш тиресе белән бергә салдырганнар

Электросталь шәһәрендә яшь егеттән баш тиресен салдырган җинаятьчеләрне хөкем иткәннәр.

2023 елның 9 июлендә ике егет 19 яшьлек егеткә прическасын ошатмыйча бәйләнә башлый. Егет үземә ничек ошый, шулай йөрим дип җавап бирә. Әмма бу җавап белән канәгать булмаган егетләр аны кыйный һәм чәчен баш тиресе белән бергә кисеп алалар.

Яралы егеткә үтеп баручылар ярдәмгә килә. Хокук саклау органы хезмәткәрләре качкан җинаятьчеләрне шунда ук эзләп табалар. Алар хәзер 3,5 елдан соң гына иреккә чыга алачак.

Чыганак:  strana-live.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас