Мошенниклар көннән-көн активлаша, җәмәгать. Халыкны төп башына утыртуның нинди генә юлларын эзләп тапмыйлар. Хәтта электрон имзаларны куярга кына түгел, кешеләрне күчемсез милекләреннән, шул исәптән бердәнбер торакларыннан мәхрүм итәргә дә өйрәнгәннәр.
Русиядә ялган электрон цифрлы имза белән фатирларны тартып алуның беренче очраклары теркәлгән, дип хәбәр итәләр Царьград телеканалында.
Мәсәлән, Мәскәүдә яшәүче бер ир коммуналь хезмәтләр өчен чираттагы түләү квитанциясендә фатирының хуҗасы икенче кеше булуын күргән. Ул Росреестрга мөрәҗәгать иткән һәм көз көне үк фатирын Уфада яшәүче бер кешегә бүләк иткәнен ачыклаган. Өстәвенә, ул моны дистанцион рәвештә, документларга электрон цифрлы имза белән кул куеп эшләгән.
Зыян күрүче үзе беркайчан да электрон имза рәсмиләштермәвен белдергән. Әмма бу аферистларга килешүне рәсми рәвештә теркәргә комачауламаган.
Зыян күрүченең исеме Роман. Ул күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткән һәм ЕГРН – бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан выписка алган. Анда аның 2018 елның 22 октябрендә фатирын таныш булмаган кешегә бүләк иткәнлеге күрсәтелә. Росреестрда да рәсми рәвештә раслаганнар: күчемсез милек чыннан да бүләк ителгән. Документлар электрон рәвештә цифрлы имза белән тапшырылган. Барысы да законлы.
Йортсыз калган мәскәүле узган елның көзендә “дәүләт хезмәтләре”ндәге шәхси кабинетын җимерергә тырышканнарын белдергән. Ул “техник ярдәм”гә мөрәҗәгать иткән, әмма аңа законсыз гамәлләр күзәтелми дип җавап биргәннәр.
Фатирның бер хуҗадан икенчесенә күчүе “сатып алу-сату” буларак түгел, ә бүләк буларак, нотариус катнашлыгыннан тыш башкарылган. Бүләк итү килешүе ике яктан электрон имзалар белән ныгытылган.
Шул ук вакытта, Уфада яшәүче кеше дә үзенең килешүдә катнашканын, үзенә Мәскәүдән фатир бүләк ителүен белмәгән.... Гаҗәп, шулай бит? Полициягә алдау турында гариза бирелгән. Тикшерү бара.