Нефтекама шәһәр суды элек хөкем ителгән 38 яшьлек хатынга карата җинаять эшен караган – ул 2023 елның июнь һәм октябрь айларында Нефтекама шәһәрендә үзенең кесә телефоныннан полициянең дежур частена һәм 112 хезмәтенә күп тапкырлар шалтыраткан һәм “фәлән-фәлән йортка мина куелды” дип ялган мәгълүмат биргән.
Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныган. Аны гаепле дип тапканнар һәм бер ел да алты айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләгәннәр. Шулай ук аннан ялган хәбәрне тикшерү өчен җәлеп ителгән көчләр һәм чыгымнар өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Нефтекама буенча бүлегенә 2 552,46 сум күләмендә китерелгән матди зыян суммасын түләткәннәр. Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.