Җинаять һәм җәза
11 февраль 2024, 08:20

Интернет аша танышкан "кияү" кредитка батырган

Менә сиңа "любовь"! 

Интернет аша танышкан "кияү" кредитка батырганИнтернет аша танышкан "кияү" кредитка батырган
Интернет аша танышкан "кияү" кредитка батырган

Күмертауда булган әлеге хәл.

Полиция бүлегенә 35 яшьлек хатын-кыз килгән. Ул интернет аша бер ир белән танышкан булган, аны бик ошаткан, тик ул кеше мошенник булып чыккан.

Бу ир башта бик матур сөйләгән. Фотосурәтеңне күрү белән гашыйк булдым, яратам, дигән. Хатынга үзен бик акыллы да булып күрсәткән. Ышанычын яулагач, кредит картасын рәсмиләштерергә һәм күрсәтелгән счетка 95 мең сумнан артык акча күчерергә күндергән.

Акча күчкәннән соң, "кияү" бу хатын белән элемтәгә керми башлаган, югалган. 

Менә шундый мәхәббәт тарихы. Интернет аша танышу гел уңышлы килеп чыкмый шул. Әллә нинди хәлләргә юлыгуың бар, Аллаһ сакласын.

 

Чыганак: Эчке эшләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәте

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас