Җинаять һәм җәза
10 февраль 2024, 05:06

Сеңлесен маньяктан коткарган

РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 11 яшьлек малайны кыюлык күрсәткәне өчен Почет грамотасы белән бүләкләгән.

ufa.aif.ru Сеңлесен маньяктан коткарганufa.aif.ru Сеңлесен маньяктан коткарган
Сеңлесен маньяктан коткарганФото:ufa.aif.ru

РФ Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче 11 яшьлек малайны кыюлык күрсәткәне өчен Почет грамотасы белән бүләкләгән. Бу хәбәрне министрлыкның рәсми вәкиле Ирина Волк раслады.

Аслан Калямов беренче сыйныфта укыган сеңлесе Амилия белән мәктәптән кайтып барган булган. Ул подьезд ишеген ачарга дип алданрак йөгерә. Шул вакыт эчендә йөзенә балаклава кигән ир кызны алып китәргә маташа башлый. Аслан шунда ук сеңелсен коткарырга ташлана: билгесез иргә җибәрергә кушып кычкыра һәмсеңлесенен кулыннан тарта башлый. Ир, куркып, кача.

Балалар кайтып керү белән бу хәлне әниләренә сөйлиләр. Әниләре шунда ук иренә шалтырата һәм полиция чакырта.

Хокук саклау хезмәткәрләре 18 яшьлек егетне шунда ук кулга алалар. Ул кызны чынлап та алып китергә маташуын таный, әмма нинди сәбәпләр белән икәнен аңлата алмый.

Чыганак: ufa.aif.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас