Уфа районында элеке полицейскийлар тарафыннан ришвәт алуның өстәмә эпизодлары ачыкланган. Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүчеләр 2022-2023 елларда административ җаваплылыкка тарттырмас өчен ике Үзбәкстан кешесеннән ришвәт алып ятканнар.
БР буенча Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, шикләнелүчеләрнең ришвәт алуның беренче очрагы 2023 елның язында ачыкланган, ул очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне арытаба тикшерү барышында җинаятьчел эшчәнлекләренең яңа эпизодлары ачыкланган. Элекке пост-патруль хезмәткәрләре өч машина йөртүчедән исерек килеш руль артына утырганнары өчен җаваплылыкка тарттырмаган өчен ришвә алганнар.
Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, элекке полицейскийларның өчесе дә “Алдан килешү буенча бер төркем кешеләр тарафыннан ришвәт алу һәм ришвәт таләп итү” маддәсенең төрле пунктлары буенча шикләнелә.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр элекке полицейскийларның шундый ук җинаять очракларына катнашы булу-булмавын тикшерәләр. Ришвәт алу факты Эчке эшләр министрлыгының үз хәвесезлеге оперативниклары тарафыннан ачыкланган.
Чыганак: bashinform.ru