Уфаның Октябрь район суды бер кешегә карата «наркотикларны законсыз сатырга тырышу» маддәсе буенча җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.
БР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, ир 2022 елдан 2023 елга кадәр туганының фатирында киндер үстереп яткан. Таныш белешләр аша саткан. Полиция хезмәткәрләре бу ирнең кәсебен сизеп калып, җиңел акча эшләвен туктатканнар.
Фатирында тентү вакытында үсемлек куакларын һәм алардан ясалган тыелган матдәләр тапканнар. Гаепләнүче үз гаебен танымаган.
Суд аңа 10 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләгән.