Җинаять һәм җәза
9 февраль 2024, 08:20

Сабые ваннада батып үлгән әнигә суд булган

Бик авыр хәл. Ходай бала кайгысыннан сакласын инде...

Сабые ваннада батып үлгән әнигә суд булганСабые ваннада батып үлгән әнигә суд булган
Сабые ваннада батып үлгән әнигә суд булган

Ишембайда суд бер яшьлек сабые ваннада батып үлгән әнигә карата суд карары чыгарды. Әни кеше саксызлык буенча баланың үлемендә гаепле дип танылган.

Бу фаҗигале хәл үткән елның 2 ноябрендә булган. Бер яшьлек ир бала, ваннада юындырганда, әнисе телефоннан ире белән сөйләшкән арада батып үлгән. Хатын һәм нәнәе сабыйга ярдәм итәргә, җан өрергә тырышканнар, аннары “ашыгыч ярдәм” чакырганнар. Тик табиблар сабыйның үлемен раслаганнар шул...

“Хатын гаебен таныды. Суд аның иреген 10 айга чикләү турында карар чыгарды. Суд карары әле үз көченә кермәде”, - дип хәбәр итәләр Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

Бик авыр, коточкыч хәл. Әле яшәргә дә өлгермәгән сабый да, шушы хәлгә юл куйган игътибарсыз әни дә җәл. Ни вөҗданың белән арытаба яшәргә кирәк?...

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас