Әтисе бишенче каттан ыргыткан бер яшьлек баланы бер ир тотып өлгергән. Бу хакта “МВД Медиа” басмасы хәбәр итә.
Вакыйга Казан шәһәрендә теркәлгән. Машина йөртүче Альберт Бикмуллин балаларның ачыргаланып кычкырган тавышларын ишетә һәм игезәк балаларын киемнәреннән тотып тәрәзәдән ыргытырга янаган ата кешене күрә.
Ата кешенең күзенә нидер күренгән булса кирәк, ул фатирда янгын чыккан дип уйлаган. Ир кызын тәрәзәдән ыргыта, ярдәмгә ташланган Альберт Бикмуллин баланы тотып кала, һәм алар икәү кар көртенә егыла.
Ата кеше моны күрми, ул малаен тоткан килеш фатир эченә кереп китә. Бикмуллин бишенче катка менә һәм түбәсе киткән атадан икенче баланы да тартып ала.
Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк вакыйга урынына килгән полиция хезмәткәрләре балаларның әтисен тоткарлаулары турында хәбәр итә. Җинаять эше кузгатылган.
Кызганам да инде мин әти-әниләренә кирәкмәгән балаларны, бер гөнаһсыз сабыйлар кайчак эт көнендә яшәргә мәҗбүрләр, әй, Ходаем...
Чыганак: lenta.ru