Гафури районында полициягә 1988 елгы ир мөрәҗәгать иткән. Ул 64 яшьлек әнисенең акчасын алырга теләгән егетне туктаткан.
Полицейскийлар түбәндәгене ачыклаган. Пенсионер хатынга мессенджер аша имеш тә хокук сакчылары шалтыраткан. “Прокуратура хезмәткәре” хатынның кызы юл һәлакәтенә эләгүен һәм аңа дәвалануга акча кирәклеген хәбәр иткән. Кызы өчен коты очкан Ташлы авылы хатыны 270 мең сум акчасын әзерләп, курьерны көтеп торган. 16 яшьлек малай пенсионер хатынга акча артыннан килгән, әмма бу вакытта аның янына улы кайтканлыгын белмәгән. Хатынның улы бу вакытта кибеттән әйләнеп килгән һәм эшнең нидә икәнен шунда ук төшенгән. Ул әнисенә мошенниклар белән сөйләшүен аңлата һәм яшь курьерны полиция килгәнче тоткарлый.
Үсмерне полиция бүлегенә алып киләләр. Ул интернетта җиңел генә акча эшләү турындагы видеорекламага тап булуын сөйли. Мессенджерда “эш бирүче” белән языша һәм “эш”кә керешә дә.
“Мошенниклыкка омтылу” очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелүче малайга яшәгән урыныннан китмәү турында кул кую рәвешендә сак чарасы сайланган. Полиция шикләнелүченең моңа охшаш җинаятьчел эшчәнлеккә катнашлыгы булу-булмавын ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru