Җинаять һәм җәза
8 февраль 2024, 08:08

Браконьерлар өч кыр кәҗәсен аткан

Кыргый җәнлекләрне сакларга кирәк тә бит...

Архангель районында браконьерлар өч кыр кәҗәсен аткан, дип хәбәр итәләр төбәкнең Экология министрлыгында.

“Архангель районында рейд вакытында  Экология министрлыгының дәүләт  инспекторы законсыз рәвештә өч кыр кәҗәсен аулау очрагын ачыклаган. Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясенә караган территориянең ау җирләрендә  җәнлекләрнең тиреләре табылган, ә җәнлекләрне аулау “Природа Приуралья” ау җирләрендә  алып барылган, – ди министрлык вәкиле Ренара Газина. –Ау ресурсларына салынган зыян  360 мең сумнан бәяләнә”.

Эчке эшләр министрлыгының Архангель районы буенча тикшерү органнары зур күләмдә зыян китереп законсыз ау  оештырган өчен җинаять эше кузгаткан. Браконьерларга 500 мең сумга кадәр штраф, яки 2 елга кадәрге чорда хөкем ителгән кешенең  хезмәт хакы яисә башка керемнәре күләмендә штраф,  я булмаса  2 елга кадәр төзәтү эшләре яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас