Татарстанда яшәүче бер хатынның баланы кыйнавы: аны якасыннан тотып стенага сугуы видеога эләккән. Домофон камерасы төшереп алган видео кадрларын “ВКонтакте”дагы “Набережные Челны Онлайн” төркеме бастырган.
Видео кадрларыннан күренгәнчә, хатын карап торышка 4-5 яшьлек баланы капюшоныннан тотып сөйри. Хатынның кулында сыра шешәсе, ул аты-юлы белән кычкырып сүгенә, бала абынгач, аны җирдән сөйри. Торак йорт подъезды төбенә килеп баскач, балага суга башлый, якасыннан тотып подъезд стенасына суга. Баланы тукмаган вакытта ул “мин синнән мужик ясаячакмын” дип кычкыра.
Төркемдә язуларынча, хатын бу йортта һәм подъездда яшәми. Төбәк прокуратурасы язманы күргән һәм тикшерү оештырган.
Бу видео кадрларын күз яшьләрсез карап булмый. Бала бик тә, бик тә жәл...
Чыганак: lenta.ru