Ленинград өкәсенең Выборг шәһәрендә өч бала ялгыш эчемлекләрне бутаган да комага киткән.
Бу хакта 78.Ru порталы хәбәр итә.
Басма хәбәр итүенчә, бала чүп-чар тулы фатирда абыйсы, әнисе һәм әнисенең сөяркәсе белән яши. Агуланган көнне гаилә каты алкогольле эчемлекләр белән табын оештырган. Нәни баланың әнисе сүзләренчә, кәеф-сафа корган өлкәннәр хәмер эчкән, ә балаларга лимонад салып биргәннәр, әмма өч яшьлек бала газировканы хәмер белән бутаган һәм өлкәннәр стаканыннан эчкән.
Күп тә үтми бала үзен начар хис иткән, коса башлаган, соңыннан бөтенләй һушын югалткан һәм әле булса үз аңына килми. Сабыйны реанимациягә салганнар.
Агулану очрагы буенча тикшерү оештырылган.
Баланы карарга бөтенләй уйларында булмагач, нигә генә табалар икән аларны якты дөньяга?
Чыганак: lenta.ru