Белгородта Украина качакларына ярдәм итүче волонтер хатын Надин Гейслерны (Надежда Россинская) ике айга кулга алганнар.
Хатын “ВКонтакте” социаль челтәренең “Армия красоток” хәрәкәтенең ирекле төркеме составында торган. Берничә ай дәвамында волонтерлар Харьков өлкәсендә яшәүчеләргә ризык, дарулар һәм хайваннар өчен азык илтеп, даими ярдәм күрсәткәннәр.
28 яшьлек Гейслерга дәүләт хәвефсезлегенә каршы эшчәнлек алып баруга чакырулар турындагы (”Публичные призывы к осуществлению деятельности, направленной против безопасности государства”) маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Моннан тыш, тикшерүчеләр фикеренчә, волонтер хатын Instagram челтәрендә (Русиядә тыелган социаль челтәр; Русиядә экстремистик дип танылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый) “Азов” (Русиядә террористик дип танылган һәм тыелган) полкы өчен гуманитар ярдәм җыю турында мәгълүмат бастырган. Гейслер исә судта аккаунт минеке түгел дигән һәм гаебен танымаган.
РБК каналына адвокат Евгений Соколов сөйләвенчә, көч структуралары хезмәткәрләре яшь хатынны поездда тоткарлаган.
Чыганак: lenta.ru