+21 °С
Болытлы
Башкортстанның Ишембай районында яшәүче 53 яшьлек ир егерме елдан артык өендә шартлаткыч – 3 тротил шашкасы һәм 2 детонатор саклаган. Бу хакта Ишембай шәһәр суды хәбәр итә. Законсыз рәвештә саклаган шартлаткычны ирекле рәвештә, үзе белеп тапшыру турында ир уйламаган да, чара да күрмәгән.
Суд аны гаепле дип таба һәм 2 ел да 6 айга шартлы рәвештә 6 ел ирегеннән мәхрүм итү һәм 10 мең сум күләмендә штраф билгели.
Фото: dzen.ru