Җинаять һәм җәза
2 февраль 2024, 10:06

Дәваханәгә каргизәрдә очып кергән

Фотоларны күреп шаккатарсыз...

SHOT Телеграм-каналы.SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 

Красноярскида яшәүче исерек ир  каргизәрдә тәрәзә аша дәваханәгә очып кергән.
SHOT Телеграм-каналы язуынча, Носок явылында яшәүче ир төнге сәгать уникеләр тирәсендә “Ямаха” каргизәренә утырган һәм югары тизлектә ерак түгел урнашкан дәваханәгә таба  “очкан”. Дәваханәгә якынлашу белән ул туктап-фәлән тормаган һәм югары тизлектә бинага тәрәзәдән очып кергән. Алган тән җәрәхәтләреннән ул шунда ук үлгән.

Полиция тикшерү оештырган.

 Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 



SHOT Телеграм-каналы.
SHOT Телеграм-каналы.
Фото:SHOT Телеграм-каналы. 
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас