Бәләбәй районара тикшерү бүлеге Бәләбәйдә яшәүче 41 яшьлек ирне “үтерү” маддәсе буенча гаепләгән.
Эш шунда – тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2023 елның июненнән Туймазыда элекке хатынынның 92 яшьлек түтәе белән бергә яшәгән. Ул өлкән яшьтәге әбигә күз-колак булып торган, чөнки соңгысына сәламәтлеге буенча даими карау кирәк булган.
Октябрь башында ир әбинең үтенече буенча аны таксида Бәләбәйдәге дача йортына алып килгән. Анда элек әбинең мәрхүм абыйсы яшәгән, ә әби никтер абыйсының үлгәненә ышанмаган...
Өйдә ир әбине ял итәргә калдырган, ә үзе күрше бүлмәдә спиртлы эчемлекләр эчәргә тотынган. Бу хәл әбигә ошамаган һәм ул ризасызлыгын белдергән.
Эчкән кешегә кызып китәргә күп кирәкмени инде? Ир дә чыгырыннан чыккан һәм футболка белән пенсионерны буа башлаган. Әбинең җаны-тыны булмавын аңлагач, мәетне базга яшергән. Һәм җинаять урыныннан качкан.
Йортны бикләп, ир элеккеге хатынына юлланган. Анда ул 2024 елның гыйнварына кадәр яшәгән. Элеккеге хатынына “әбине шифаханәгә җибәрдем” дип алдаган. Мәрхүмәнең пенсиясен алу өчен ышаныч кәгазе булганга, ул аның пенсиясен үзе алган һәм акчаларны үз теләгәнчә сарыф иткән.
Соңрак, вөҗдан газабына түзә алмыйча, ир гаебе элекке хатынына кылган гамәлләре турында сөйли, тегесе хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә. Ә берничә көннән соң ир үзе дә полиция бүлегенә килә һәм гаебен таный. Хәзер тикшерү эшләре башланган, ир сак астына алынган.