Ленинград өлкәсендә яшь кыз Мария Ершовага карата террорчылык турында җинаять эше кузгатканнар. Бу хакта бүген, 2 февральдә, «Mash на Мойке» Телеграм-каналы хәбәр итте.
Басма язуынча, 2015 елда Кириши шәһәреннән мәктәптә укучы Мария Ершова хәбәрсез югала. 9 ел үткәч, аның Аль-Холь провинциясендә боевиклар лагеренда булуы ачыклана. 2015 елда ул Төркиягә очып, Төркиядән Сүрия территориясенә керә алган. Сүриядә ул, шәхси мәгълүматын үзгәртеп, Русиядә эшчәнлеге тыелган “Исламское государство” (ИГ) террорчылык оешмасына кушылган.
Хокук саклау органнары хатын-кызның радикаль ислам динен кабул итүен һәм террорчылык оешмасына гади сугышчы ролендә керүен ачыклаган. Тәүдә кыз террористларның көнкүреш мәсьәләләре буенча (азык-төлек сатып алу, ризык әзерләү, җыештыру һ.б.) ярдәмчесе булган, соңрак сугышчан күнекмәләргә дә өйрәнгән. Ул төрле корал белән эш итә белә.
Гомумән алганда Ершовага 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Чыганак: lenta.ru